120 артык Татарстан эшкуары бүген тендерларда һәм сатып алуларда катнашу буенча белем алды

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

"Тендерда хәрәкәт итү" кагыйдәләрен бүген Татарстаннан 120 артык бизнесмен үзләштерде. Эшкуар йортында электрон сатуларда катнашу буенча белем бирү семинары узды. "Әлеге тема КУЭ вәкилләре өчен актуаль, чөнки сатып алулар товар әйләнешен арттыру һәм бизнесны үстерү өчен яхшы таяныч булып тора", – дип билгеләде Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин. Ул билгеләп узганча, Татарстан КУЭның зур компанияләрдән сатып алуы күләме буенча Идел буе федераль округында лидерлар исәбендә.

Мәйданчыкларда электрон сатуларның ни рәвешле узуы турында "Татарстан Республикасының Дәүләт заказы агентлыгы" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Яков Геллер сөйләде. Хәзерге вакытта кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен түбәндәге ресурслар бар:

- Кече һәм урта эшкуарлыкның республика порталы –  smb.tattis.ru,

- "Биржа мәйданчыгы" ЭСМ,

- Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу турында 223.agzrt.ru сайты.

Әлеге чара кысаларында эшкуарлар тендерларда катнашу этапларын, электрон сатуларга әзерләнгәндә һәм аларны узганда иң киң таралган хаталарны, аларны бетерү ысулларын карады. "Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу турында" 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы федераль законның кайбер пунктлары аерым өйрәнелде.

Белем бирүче семинар бизнесменнарга электрон сатуларда катнашканда барьерны җиңеп узарга ярдәм итте. Казан эшкуары Константин Борискин инде якын киләчәктә сатып алулар базарына күчәргә җыена. Ул анда, шул исәптән финанс, мөмкинлекләр күбрәк дип саный.

Кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен моңа охшаш семинарлар Эшкуар йортында даими уздырылып килә. Башка белем бирү чаралары белән сайттан танышырга мөмкин: http://fpprt.ru/raspisanie-meropriyatij-doma-predprinimatelya-na-sentyabr/

Бүгенге белем бирү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан "КУЭ корпорациясе" АҖ һәм чараның партнерлары белән берлектә уздырылды.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International