Икътисад министрлыгы авыл эшкуарлары белән эшләүнең яңа форматын гамәлгә кертте

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы авыл эшкуарлары белән эшләү юнәлешен көчәйтә – 2019 елның 6 июненнән 15 октябренә кадәр Татарстанның барлык муниципаль районнарында, кече һәм урта бизнес предприятиеләренә баруны үз эченә алган традицион баланс комиссияләрен үткәрү кысаларында, бизнес-бергәлек өчен өстәмә рәвештә белем бирү түгәрәк өстәлләре оештырылачак.

Авылда эшкуарларга еш кына Татарстанда булдырылган һәм бизнесны үстерүгә булышучы ярдәм чаралары, салым режимнары һәм файдалы ресурслар турында мәгълүмат җитми. Биржа мәйданчыгында эшне өр-яңадан үзләштерү һәм экспортка чыгу өчен төрледән-төрле инструментлар һәм мөмкинлекләргә төшенү бик кыен. Эшкуарларга ярдәм итү һәм килеп туган барлык сорауларга җавап бирү өчен, Татарстанда авыл эшкуарлары белән эшләүнең яңа форматы гамәлгә кертелде. Ул һәр муниципаль районда биржа мәйданчыгында эшләүгә, ярдәм чараларына һәм экспортка чыгуга, үзмәшгульләрне теркәү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү мәсьәләләренә багышланган 5 түгәрәк өстәл уздыруны күздә тота.

Яңа форматта беренче баланс комиссияләре Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында узды һәм җирле бизнес-бергәлекләрдә зур кызыксыну уятты.  Бу атнада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җитәкчелегендә комиссия Чүпрәле һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында эшли.

«Авыл хуҗалыгы – Татарстан өчен стратегик әһәмияткә ия икътисад тармагы, без бүген авылда эшкуарлыкны үстерүгә зур игътибар бирәбез. Шул ук вакытта без эшкуарларга финанс кына түгел, белем бирү өлкәсендә дә ярдәм күрсәтергә тырышабыз, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, яңа салым режимы буенча консультация бирәбез, биржа мәйданчыгында эшне үзләштерергә булышабыз», - дип шәрехли Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Исегезгә төшерәбез, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында фермерларга ярдәм итү өчен өстәмә 678 млн сум бүлеп бирелгән иде. Акчалар «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проекты буенча финанслауга юнәлдереләчәк. Әлеге сумманы исәпкә алып, 2019-2021 елларга авыл эшкуарларына ярдәм итүнең гомуми суммасы 1,097 млрд сумнан артып китә. Шуның 418,8 млн сумын республика 2019 елда ук алачак, 2020 елга - 327 млн сумнан артык һәм 2021 елга 351 млн сум акча салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International