Икътисад министрлыгында югары уку йортларының Инновацияләргә ярдәм фонды белән хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

2019 елда Фонд Татарстан проектларына 70,98 млн сумлык ярдәм күрсәтте.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортлары проректорлары белән киңәшмә үткәрде, ул республиканың Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (Инновацияләрне үстерүгә ярдәм фонды) белән хезмәттәшлеген үстерүгә багышланган иде.

Татарстан Республикасы бүген Фондның түбәндәге программаларында катнаша: «Коммерцияләштерү», «Үсеш», «Старт», «Умник» һәм «Яшьләр инновацион иҗаты үзәкләре». 2019 елда «Коммерцияләштерү» программасы буенча Татарстаннан бирелгән 23 гаризадан  3 проектка Фонд 50 млн сумлык ярдәм күрсәтте.  Татарстаннан тагын 3 заявка «Старт2» программасы буенча 9 миллион сумга хупланды.

«Умник» программасы буенча 2019 елда 7 млн сумга 14 проект хупланды. Моннан тыш, Фонд программасы буенча «Авиатор» ЯИИҮ «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсының төбәк этапларын үткәрүгә 4,98 млн сум күләмендә грант алды.

Киңәшмәдә Казан (Идел буе) федераль университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Иннополис Университеты, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм Казан дәүләт аграр  университеты вәкилләре катнашты.

Фонд вәкиле Татарстанда 1994 елдан бирле эшли. Татарстан субъектлар арасында бирелә торган һәм хупланган гаризалар саны буенча лидерларның берсе булып тора. Фонд, конкурсларда җиңү очрагында, үз көчләре белән башкарылган фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре нәтиҗәләрен производствога кертә торган республиканың кече инновацион предприятиеләренә финанс ярдәме күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International