Икътисад министры Wildberries ширкәтенә нигез салучылар белән очрашты

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев белән очрашуда Wildberries халыкара ширкәтенә нигез салучы Татьяна һәм Владислав Бакальчук электрон коммерция үсеше турында фикер алыштылар.

Wildberries Интернет-кибетенә 2004 елда нигез салынган. Бу кием җитештерүчеләр һәм рәсми дистрибьюторлар белән турыдан-туры хезмәттәшлек итүче маркетплейс. Wildberries интернет-кибете көн саен 400 мең заказ кабул итә. Компания мәгълүматлары буенча, 2018 елда Wildberries әйләнеше 72% ка артып 118,7 млрд.сум тәшкил иткән. 2019 елда Forbes Россия журналы ширкәткә нигез салучы Татьяна Бакальчук нульдән бизнес төзегән һәм Россия тормышын үзгәрткән эшкуар-визионерлар рейтингына кергән.

«Татарстанда электрон сәүдәне үстерү өчен уңайлы мохит булдырылган. Татарстанның электрон коммерция потенциалына җитәрле дәрәҗәдә бәя бирелмәгән, без исә Wildberries ширкәте әлеге базарның алга таба үсешендә катнашучы буларак та, эксперт буларак та актив катнашыр дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтте икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Wildberries делегациясе Казанга ике көнлек визит белән килде. Бүген ул ТР Инвестицион үсеш агентлыгында, Иннополис шәһәрендә, «Яшел Үзән» индустриаль паркында булачак, ә 31 июльдә Яр Чаллы шәһәренең инвестицион инфраструктурасы белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International