Икътисад министрлыгы проекты Россиядә контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең иң яхшы тәҗрибәсе дип танылды

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы аналитик үзәк ел саен уздырыла торган «Контроль ноктасы – 2019» иң яхшы практикалар конкурсына йомгак ясады.

Конкурста контроль-күзәтчелек эшчәнлеген цифрлаштыру, риск-юнәлешле якын килүне куллану проектлары, шулай ук дәүләт контролен камилләштерүгә юнәлтелгән проектлар катнашты. Конкурсның төп максатлары - контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге практикаларын үстерү, дәүләт контроль-күзәтчелек органнарының үзара хезмәттәшлеге зоналарын киңәйтү һәм алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу.

Быел конкурста федераль башкарма хакимият органнары, региональ һәм муниципаль хакимият органнары һәм кызыксынган оешмалар катнашты.

Татарстан Республикасы тәҗрибәсе иң яхшы дип танылды: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Төбәкләрдә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген автоматлаштыру» номинациясендә «ТОР КНДда «Профилактика» Тышкы региональ модуле» проекты өчен 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

«Профилактика» модуленең төп бурычы – бердәм күрсәткечләр белән профилактик чараларны бәяләү системасының контроль органнары эшенә кертү һәм аларны алга таба рейтинглаштыру. Плагин ТОР КНД федераль системасына өстәмә ресурс буларак эшләнгән.  Аның максаты – хокук бозуларны профилактикалау өчен ТР дәүләт күзәтчелеге өлкәсендә бердәм мәгълүмати киңлек булдыру.

«Профилактика» модуле – Татарстан Икътисад министрлыгының уникаль эшләнмәсе, аны булдыру эше 2019 ел дәвамында алып барылды. Эшләнмә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген цифрлаштыруны үстерүгә Татарстанга бүлеп бирелгән федераль субсидия кысаларында финансланды, - дип сөйләде Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Хәзер «Профилактика» модуле тест режимында эшләтеп җибәрелде. Тест нәтиҗәләре буенча, аның белән Россия Федерациясенең барлык төбәкләре дә файдалана алачак».

Татарстан ел саен контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү буенча башкарылган эш өчен бүләкләргә лаек була. Узган ел Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Проверенный бизнес» интернет-ресурсын булдыру проекты өчен «Профилактик инструментның иң яхшы визуализациясе» номинациясендә 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International