Рөстәм Сибгатуллин яңа ел хәйрия ярминкәсен ачты

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

20 декабрьдә «Южный» сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында Татарстан мәктәп бизнес-ширкәтләренең традицион Яңа ел хәйрия ярминкәсе узды. Чараның оештыручылары һәм партнерлары - «Яшьләр казанышлары» Казан үзәге иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Южный» сәүдә-күңел ачу комплексы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы.

Яңа ел ярминкәсен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин катнашты.

Ярминкәгә Татарстанның төрле урыннары – Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама, Болгар, Алексеевск, Апас, Кукмара һәм Питрәч районнарыннан 26 ширкәт җыелды.

Ярминкәдә катнашучылар - «Juniorachievement» («Яшьләр казанышлары») халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәтенең «Мәктәп ширкәте» иктисадый практикумы кысаларында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче укучылар командалары. Уку елы дәвамында балалар үз мәгариф учреждениеләрендә бизнес-проектларны тормышка ашыралар һәм практикада төп эшкуарлык компетенцияләренә өйрәнәләр.

Ярминкәдә яңа ел сувенирлары һәм мәктәп ширкәтләре продукциясе – бәйрәм җыелмалары, декоратив веноклар, шәмнәр, чыршы уенчыклары, бүгенге көндә популяр булган сумка-шопперлар, значоклар һәм турист сувенирлары, иҗат өчен җыелмалар тәкъдир ителде.

«Ак Барс Созидание» Хәйрия фондына яшь эшмәкәрләр биргән хәйрия җыены 30980 сум тәшкил итте (26 ширкәтнең гомуми табышы 56 мең сум тирәсе). Барлык акчалар фонд тарафыннан муковицидоз белән авыручы балаларга дарулар алу өчен тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International