Бүген ТР Икътисад министрлыгында Гомуми илкүләм гамәлләр планын гамәлгә ашыру буенча Республика чаралар планына тәкъдимнәр кертү буенча фикер алыштылар

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Икътисад министрлыгында икътисадны торгызу, халыкны эш белән тәэмин итү һәм халыкның керемнәрен торгызу буенча гомуми илкүләм гамәлләр планын гамәлгә ашыру буенча Республика чаралары планына тәкъдимнәр кертү буенча фикер алыштылар. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды. Чарада икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча Республика чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем әгъзалары, муниципаль берәмлекләр, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, Республика чаралары планына министрлыклар һәм ведомстволардан җиткерелә торган тәкъдимнәр яхшылар әзерләнгән һәм Гомуми илкүләм планга бәйле булырга тиеш. «Безгә нинди республика чараларын гамәлгә ашырырга кирәклеген билгеләргә, шулай ук Гомуми илкүләм план кысаларында кабул ителергә тиешле норматив-хокукый актлар исемлеген аерым блок итеп аерып күрсәтергә кирәк», – дип ассызыклады ул.

Бүген киңәшмәдә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү, аерым тармакларны торгызу һәм үстерү, икътисадның тышкы чакыруларга тотрыклылыгын арттыру буенча тәкъдимнәр каралды.

Министр шулай ук 2020 елның 8 нче июнендә кече һәм урта бизнесны үстерү турындагы Федераль законга үзгәрешләр кертелүен искә төшерде. Хәзер үзмәшгульләр КУЭ субъектлары өчен каралган барлык дәүләт ярдәме чараларына дәгъва белдерергә хокуклы. Алар арасында – ташламалы кредитлар, субсидияләр һәм грантлар, салымнар буенча ташламалар, лизинг программаларында һәм бизнес-укуларда катнашу. Бүген Татарстанда 67 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Үз эшчәнлеген алып баруны ниятләгән тагын 7400 артык гражданин булуы билгеле.

Муниципалитетлардагы предприятиеләрнең һәм оешмаларның кризиска кадәрге дәрәҗәгә чыгуын һәм аларның федераль ярдәм чараларында катнашуын тәэмин итү икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча Республика чаралары планын гамәлгә ашыруда мөһим юнәлеш булып тора. Бу атнада мониторинг нәтиҗәләре белән Аксубай һәм Алексеевск районнары вәкилләре чыгыш ясады.

Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча Республика чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышлары киләсе атнада дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International