Агымдагы елда «Мой бизнес» үзәге 17 000 хезмәт күрсәткән

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елның 9 аенда «Мой бизнес» үзәге тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, шулай ук үз эшен башларга җыенучы физик затларга һәм үзмәшгуль гражданнарга 17 меңгә якын хезмәт күрсәтелгән.

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү өчен уңайлы һәм кулай инфраструктура – «Мой бизнес» үзәге булдырылды. Үзәк эшкуарларга ярдәм итә, бизнесны башлап җибәрүгә бәйле, салым салу өлкәсендә юридик күнекмәләр һәм база белемнәре таләп ителгән этабында да, оешманы һәм хезмәткәрләрне теркәү өлешендә дә, шулай ук компаниянең барлык тормыш циклы дәвамында да. Бүген үзәк базасында эшкуарларга йөздән артык хезмәт күрсәтелә.

Аерым алганда, «Мой бизнес» эшкуарларның продукцияне алга этәрү буенча реклама кампаниясенә чыгымнарын финанслый, Россия Федерациясе территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуларын оештыруда һәм күргәзмә стендын әзерләү һәм арендалауга бәйле чыгымнарны финанслауда ярдәм итә. Моннан тыш, үзәк КУЭ субъектлары өчен патент тикшеренүләре өчен түли, шулай ук товарларны электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыруда ярдәм итә.

Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча үзәк белгечләре 2527 үзмәшгульне теркәгән, ә мең ярымнан артык үзмәшгуль гражданга консультация ярдәме күрсәтелгән.

Республиканың һәр районында диярлек катнаша торган «Мой бизнес» төбәк вәкилләре аша, эшкуарларга уңайлы булсын өчен, шулай ук ташламалы микрофинанс алу өчен дә гариза бирергә мөмкин.

«Минем бизнес» үзәге Казан шәһәре, Петербург урамы, 28, 8(843)524-90-90«кайнар линия» телефоны буенча консультация хезмәтләре күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International