5 ел эчендә Татарстан Республикасында бизнеска ярдәм итүгә 7,3 млрд сум акча юнәлдерелгән

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Соңгы биш елда Татарстанда эшкуарларга ярдәм итүгә 7,3 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Шуның 2,6 млрд сумы – федераль бюджеттан, 4,7 млрд сумы Татарстан бюджетыннан бүленгән. Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, республика һәм федераль программалар кысаларында күрсәтелә. 

Республика эшкуарлары өчен финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары эшләнгән. Хәзерге вакытта бизнес вәкилләрендә ташламалы микрозаймнар, кредитлар һәм субсидияләр буенча поручительлекләр, сертификацияләү, товарларны электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру һәм алга этәрү хезмәтләре, патент тикшеренүләрен уздыруда ярдәм итү аеруча зур ихтыяҗ тудыра. Агымдагы елда эшкуарларга 2,6 млрд сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелгән, мәсәлән, 1 млрд сумга 4 микрофинанс төре буенча займнар бирелгән.

Бүген Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкның 152,8 мең субъекты бар, аларда 533,8 мең кеше эшли (яңа төзелгән юридик затларны исәпкә алып). КУЭ субъектларының төп өлеше  – күпләп һәм ваклап сату өлкәсендә (36,1%), 10,6% – төзелеш өлкәсендә, 10,5% – транспортлау һәм саклау өлкәсендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International