Республика эшкуарлары тикшерү нәтиҗәләре турында үз фикерләрен белдерә ала

2021 елның 20 феврале, шимбә

Игътибар итегез, «Сыналган бизнес» интернет порталында «Кире элемтә модуле» интерактив сервисы эшли. Ул үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча бизнестан кире элемтә алу өчен кыска сораштыру үткәрүчедән гыйбарәт.

Татарстан Икътисад министрлыгы аларның күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлеге нәтиҗәләре буенча эшкуарларның фикерләрен җыя. Алынган кире элемтә инспекторның визитыннан бизнесның канәгать булу дәрәҗәсен аңларга, тикшерү барышында күзәтчелек органнары тарафыннан җибәрелгән хокук бозу очракларын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Сораштыруны түбәндәге сылтама буенча тутырырга мөмкин: https://provbiz.ru/news/opros-predprinimatelej-po-itogam-vzaimodejstviya-s-nadzornymi-organami/.

Кире элемтә алу механизмы эшлекле климатны яхшыртуга һәм бизнеска административ басымны киметүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International