Татарстандагы үзмәшгульләр өчен микрозаймнардан файдалану мөмкинлеге җиңеләйде

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Үзмәшгульләр» программасы буенча микрозайм шартларын үзгәрткән, аерым алганда, заем буенча минималь ставка киметелгән, шулай ук залог белән тәэмин итү шартлары да йомшартылган.

Бүген Татарстанда 110 меңгә якын үзмәшгуль кеше теркәлгән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга һәрьяклап ярдәм итү эшен активлаштырырга чакырды.

Үзмәшгульләр өчен әлеге чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Татарстан үзмәшгульләренә микрозаймнар бирү «Һөнәри керемгә салым» түләүчеләргә ярдәм итү программаларының берсе булып тора һәм 2020 елның 1 декабреннән башлап алып барыла. Башта, программа шартлары нигезендә, займ буенча ставка үзмәшгуль гражданнарның барлык категорияләре өчен дә елына 6% иде.

Хәзерге вакытта республика моношәһәрләре территориясендә өстенлекле проектларны гамәлгә ашыручы Татарстан эшкуарлары өчен ставка микрозайм килешүен төзү датасына Банк Россиинең төп ставкасының 1/2 өлешенә тигез – залог белән тәэмин итү очрагында яки микрозайм килешүен төзү датасына билгеләнгән төп ставка – залог белән тәэмин итмәгән очракта.

Калган үзмәшгульләр өчен, залог белән тәэмин иткән очракта, ставка микрофинанс килешүе төзү датасына гамәлдә булган РФ Үзәк банкының төп ставкасына тигез, ә залог булмаса – 6%.

Залог белән тәэмин итүгә килгәндә, займ суммасы 100 мең сумнан артмаган очракта, ул кирәк булмаячак, калган очракларда залог белән тәэмин итү шартлары бурычка алучыга аерым тәртиптә исәпләнә. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы эшкуарларының микрозайм суммасыннан 50% күләмендә Гарантия фонды поручительлегеннән файдалану мөмкинлеге дә бар. 

Программаның калган шартлары үзгәрешсез кала. «Үзмәшгульләр» микрозаймы шәхси эшкуар булмаган һәм махсус салым – «һөнәри керемгә салым» режимын кулланучы физик затлар өчен эшләнгән. Шул ук вакытта заемчы кимендә 6 ай дәвамында үзмәшгуль статусында теркәлгән булырга һәм бизнес алып бару территориясе буларак Татарстанны сайларга, кредитны түләү вакытына бурычка алучының яше 65 елдан да артмаска тиеш.

Программа таләпләрен канәгатьләндерүче гражданнар өчен табышка «Һөнәри керемгә салым» буенча салым алына торган эшчәнлекне алып баруга кирәкле барлык чыгымнарга 3 айдан 24 айга кадәр 500 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар.

Микрозаймга гаризалар ТР Икътисад министрлыгына караган «Эшкуарлыкка ярдәм фонды»на кабул ителә. Гаризаны шулай ук «Бизнес өчен КФҮ» аша яисә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә диярлек булган Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкилләренә дә тапшырырга мөмкин. Төбәк вәкилләре белән бәйләнешкә керү өчен кирәкле мәгълүматларны https://fpprt.ru/ сайтында «Минем бизнес» үзәге бүлегендә табарга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International