Быел Татарстанда илкүләм проектлар буенча мәдәни үсеш үзәкләре төзеләчәк

2021 елның 14 июне, дүшәмбе

2021 елда Татарстанда илкүләм проектлар буенча Алабуга һәм Зеленодольскта ике мәдәни үсеш үзәге төзеләчәк. Моннан тыш, республиканың Минзәлә һәм Кукмара районнарында өч авыл мәдәният йорты ачу да планлаштырыла. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук быел Татарстанда 2,7 мең укучы өчен ике гомуми белем бирү мәктәбе барлыкка киләчәк. Учреждениеләр «Арт Сити» һәм «Салават Күпере» торак комплекслары территориясендә урнашачак. Моннан тыш, Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, шулай ук Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнарында 3,1 мең урынга исәпләнгән 16 балалар бакчасы төзеләчәк.

Моннан тыш, Татарстан башкаласында балалар онкологиясе һәм гематология үзәген файдалануга тапшырачаклар, ә Кукмарада универсаль спорт залы төзеләчәк. 

2021 елда Татарстанда 30,9 млрд. сумлык 45 төбәк проекты гамәлгә ашырыла, шуларның 22,8 млрд.сумы — федераль бюджеттан, ә 8,1 млрд. сумы республика бюджетыннан бүлеп бирелә. 

Исегезгә төшерәбез, илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла. Дәүләт башлыгы алар өчен 2030 елга кадәр чорга яңа максатларны 21.07.2020 ел, № 474 Указда формалаштырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International