ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Яр Чаллы» һәм «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре гаризаларын карау буенча комиссия утырышында катнашты

2021 елның 1 октябре, җомга

Бүген «Яр Чаллы» һәм «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышында 6 инвестиция проекты каралды. Чара, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Комиссия утырышында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Шул ук вакытта, дүрт проект Татарстанның алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә гамәлгә ашырыла инде, аларда капиталь кертү күләме буенча һәм эш урыннары булдыруга планлаштырыла торган үзгәрешләр кертелгән. Проектларның гомуми бәясе 6,5 млрд. сумнан 7,2 млрд. сумга кадәр арткан, үз чиратында эш урыннары саны 4,5 меңнән 8 мең берәмлеккә кадәр арткан. 

Эш урыннарының күп өлеше «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә Wildberries компаниясенең склад комплексын төзү проектына туры килә, тиешле үзгәрешләр кертелгәннән соң, биредә эш урыннары саны 4010 берәмлектән 7251 кадәр арттырылган.

Шулай ук Яр Чаллыда «Пик Хуанхэ» ҖЧҖ  предприятиесенең алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә мебель өчен детальләр җитештерүне оештыру буенча 33,8 млн.сумлык яңа проекты гамәлгә ашырылачак. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 15 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. 

Исегезгә төшерәбез, 5 алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе Татарстанда инвестицияләр җәлеп итү, тизләтелгән социаль-икътисадый үсеш тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы моношәһәрләрендә халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен уңайлы шартлар тудыра. Бүгенге көндә аларның 117 резиденты 27,7 млрд.сумнан артык капитал салган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International