Мидхәт Шаһиәхмәтов Максим Топилин белән очрашты

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Дәүләт Думасының икътисад сәясәте комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары һәм сәнәгать парклары, үзмәшгульлек институты, инвестицион климат, закон проектлары белән эшләү мәсьәләләре кузгатылды.

Үз чыгышында Мидхәт Шаһиәхмәтов Дәүләт Думасы депутатлары белән төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлек итү турында сөйләде. Беркетелгән мәсьәләләрне оператив хәл итү, федераль бюджет акчаларын җәлеп итү, Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуын тәэмин итү һәм Дәүләт Думасында закон чыгару инициативаларын алга этәрү өчен республикада эшче төркемнәр төзелгән, аларга республика тармак министрлыклары вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары керә.

Диалог кысаларында капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләргә игътибар иттеләр, республика территориясендә регионга инвесторларны җәлеп итү мөмкинлеген бирәчәк халыкара медицина кластеры булдыру перспективалары турында фикер алыштылар, алты резидент эшли торган Татарстан медицина сәнәгать паркы турында сөйләделәр.

Шулай ук очрашу барышында агломерацияләр үсеше, шул исәптән «Агломерацияләр» төшенчәсен закон белән ныгыту, шәһәр төзелеше, җир мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу, яңа торак, иҗтимагый, транспорт һәм социаль инфраструктура төзүне үз эченә алган агломерацияләр территорияләрен комплекслы социаль-икътисадый үстерү, яңа хезмәт урыннары булдыру мәсьәләләрен дә кузгаттылар.

Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Казанга төбәк атнасы кысаларында эш визиты белән килгән иде. Депутат вакцинация пунктларын карап чыгарга, «Бердәм Россия» партиясенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең эше белән танышырга, «Медик-волонтерлар» иҗтимагый хәрәкәте активы белән аралашырга планлаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International