Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсе җитәкчелеге шәһәр агломерацияләрен үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

25 ноябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге төбәк делегациясе составында, агломерацияләрне үстерү мәсьәләсе буенча тәҗрибә уртаклашу максатында, Түбән Новгородка эш визиты белән барды. Делегация составына шулай ук республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә керде.

Визитның беренче ноктасы – Түбән Новгород өлкәсе агломерацияләрен үстерү институты булды, ул пространство мәгълүматлары операторы һәм ГИСОГД операторы булып тора. Татарстан вәкилләре институтның структурасы һәм эшчәнлеге белән танышты, шулай ук пространстволы чишелешләрнең төбәк фондын алып бару буенча тәҗрибә уртаклашты. Аннары делегатлар шәһәр агломерацияләрен үстерү буенча киңәшмәдә катнашты, анда шәһәр төзелеше процесслары, территориаль планлаштыру, цифрлы инструментлар, шәһәр төзелеше вәкаләтләренең региональ дәрәҗәдә оештыру моделе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Сергей Морозов очрашуда катнашучыларга агломерацияләрне үстерү комплексының төбәк практикасын тәкъдир итте, транспорт, социаль, инженерлык инфраструктурасы белән тулысынча тәэмин ителгән торак төзелеше өчен яңа территорияләрне комплекслы үстерү, җәмәгать транспорты системасын модернизацияләү һәм башкалар турында сөйләде.

Очрашу азагында регионнардан килгән вәкилләр хәбәр иткәнчә, мондый сәфәрләр иң яхшы практикалар белән алмашу өчен кирәкле булып тора, һәм алдагы хезмәттәшлек планнары турында фикер алыштылар.

Эш сәфәренең төп максаты агломерация үсеше кысаларында тәҗрибә уртаклашу иде. Исегезгә төшерәбез, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның төп юнәлеше – агломерацияләрне үстерү. Шул ук вакытта, пространстволы үсеш процессларын камилләштерү өчен җитештерү куәтләрен, торак һәм иҗтимагый инфраструктураны нәтиҗәле урнаштыруны тәэмин итәргә кирәк, бу исә агломерацияләр белән идарә итүгә бердәм якын килү алымы булдыруны таләп итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International