Эшкуар йортында тышкы икътисадый эшчәнлек буенча #MyExport 2021 конференциясе булды.
Чараны Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды оештырды. Конференциядә халыкара базарларга чыга белән кызыксынган илледән артык эшкуар катнашты.
ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салихов үз чыгышында КУЭ субъектлары ковидка каршы чикләүләр чорында файдалана алырлык ярдәм чаралары турында сөйләде. Әйтик, эшкуарларга ташламалы «Бер процентлы» микрозаемы бирелә. Әлеге продукт 200 меңнән 2 млн сумга кадәр 2 елга кадәрге чорга кредит бирү мөмкинлеген күздә тота. 300 мең сумга кадәр заем суммасы залогны күздә тотмый һәм эшкуар заявка һәм кирәкле документлар пакетын тапшырганнан соң ике көн эчендә тиешле ярдәм акчаларын алырга мөмкин, дип билгеләп үтте Айдар Салихов.
Экспортка ярдәм үзәге җитәкчесе Артур Гайнов быелның нәтиҗәләре турында сөйләде. Үзәк белән эшләүче предприятиеләр экспортының гомуми күләме 30 млн. АКШ доллары тәшкил иткән. Сүз 70 предприятие турында бара. Алар арасында – электрон сәүдә мәйданчыкларында үз продукциясен саткан һәм элек барып чыкмаган базарларга чыккан эшкуарларның уңышлы мисаллары. Артур Гайнов сүзләренчә, Татарстан Республикасы экспорты күләме 2021 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча 2020 елның шул чорына 2,5 млрд АКШ долларына арткан һәм 9 млрд АКШ доллары тәшкил иткән, энергетика булмаган экспорт өлеше 30% тәшкил иткән, анда да уңай динамика күзәтелә, 2018 елда әлеге күрсәткечнең әһәмияте – 20%, 2019 елда 23% булган.
Рәсми өлештән соң секцияләр буенча эш башланды. Конференциянең төп темалары халыкара маркетплейсларда эш нечкәлекләре, 2021 елда таможня контролендәге яңалыклар, экспорт маркетингы, валюта законнары һәм контроль, тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучылар өчен сертификация һәм унификацияләнгән кагыйдәләр булды.
Шулай ук чарада TradeProff компаниясенең халыкара проектлар бүлеге җитәкчесе Ирина Слепнёва, таможня хезмәте подполковнигы, РЭҮ экспорт мәктәбенең сертификацияләнгән федераль тренеры Алексей Капранов, экспорт акселерациясенең төбәк программаларында ментор, Рус идарә мәктәбе укытучысы Марина Вакуленко, РЭҮ экспорт мәктәбенең сертификацияләнгән федераль тренеры, Россия салым порталы эксперты, эчке аудиторлар институтының хакыйкый әгъзасы Елена Капанова чыгыш ясадылар.
Чара офлайн форматта узды, конференция барышында эшкуарлар теоретик белемнәр алуы өстенә кызыксындырган сорауларын да бирә һәм спикерлар белән реаль бизнес-кейслар белән эшли алды. Мондый очрашулар экспортерларга чит ил базарларына чыгу механизмнарын һәм онлайн-платформаларны өйрәнергә һәм иң аз куркынычлы продуктны сатарга мөмкинлек бирә.