Икътисад министрлыгында «Коррупциягә каршы мониторинг» хисабын тутыру буенча укулар узды

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен «Ачык Татарстан» мәгълүмат порталының «Ведомстволарның хисаплары» бердәм дәүләт хисап системасында «Коррупциягә каршы мониторинг» хисабын тутыру буенча укулар узды.

2022 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә,  Коррупциягә каршы мониторингның мәгълүмат базасын формалаштыру сыйфатын күтәрү максатларында, башкарма хакимият органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы затлар өчен ZOOM режимында  «Ачык Татарстан» мәгълүмат порталының «Ведомстволарның хисаплары» бердәм дәүләт хисап системасында «Коррупциягә каршы мониторинг» хисабын тутыру буенча укыту уздырылды.

Чара «2015-2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасын үтәү кысаларында оештырылды, анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына мониторинг тикшеренүләре ярдәмендә коррупция торышын бәяләү буенча чаралар үткәрү йөкләмәсе беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International