Автомобиль йөк транспортында логистика мәсьәләләрен республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары, «Делко» ҖЧҖ транспорт компаниясе катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышында карадылар

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышын үткәрде, анда тармак министрлыклары вәкилләре белән берлектә эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча атна эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре каралды һәм алдагы көннәргә бурычлар билгеләнде.

Чараның төп темасы – «Делко»ҖЧҖ транспорт компаниясе мисалында агымдагы шартларда автомобиль йөк транспортының яңа логистик чылбырларын булдыру мәсьәләсе. Эшче төркем утырышында Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Топилин Максим Анатольевич, шулай ук йөк ташу компанияләре катнашты.

«Делко» ҖЧҖ транспорт компаниясе генераль директоры автомобиль йөк транспортында яңа логистика чылбырларын урнаштырудагы агымдагы вәзгыять турында доклад белән чыгыш ясады.

Шулай ук эшче төркем утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: тармак министрлыкларының баланс комиссияләре эшчәнлеге, республиканың система барлыкка китерә торган оешмалары белән башкарылган эш, Республика маркетинг үзәге ресурсларында импортны алмаштыру буенча тәкъдимнәр каталогын тутыру, республиканың хезмәт базарындагы вәзгыять, халыкны социаль әһәмиятле товарлар белән тәэмин итү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International