Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында федераль һәм республика банк өлкәсе вәкилләре, төзүчеләр, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шулай ук кайбер профильле оешмалар вәкилләре катнашында киңәшмә узды.
Киңәшмә кысаларында республикада ипотека кредитын алга таба үстерү мәсьәләләре, ташламалы кредит бирү программаларын гамәлгә ашыру йомгаклары, шулай ук кредит оешмаларының яңа ташламалы ярдәм программаларында: чит илдән кертелгән продукция сатып алуга, 5 % лы сәнәгать ипотекасына, тармак кредитлау программаларында катнашуы турында фикер алыштылар.
«Ташламалы кредит бирүнең төп программалары арасында эшкуарларда «1764» кредитын субсидияләү программасы һәм РФ «Әйләнеш» программасы аеруча зур сорау белән файдаланыла. Агымдагы ел башыннан программалар буенча 5,7 млрд сумнан артык һәм 6,8 млрд сумга кредит гаризалары хупланды», – дип хәбәр итте үз докладында Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин.