Татарстан Икътисад министрлыгы Казан предприятиесенә профилактик визит ясады

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы еллык планнар нигезендә металл ватыклары әзерли торган предприятиеләрне тикшерә. Мораторийга бәйле рәвештә хәзер тикшерүләр гамәлдән чыгарылды, профилактик визитлар үткәрелә. Бүген шундый профвизитларның берсе журналистлар катнашында узды. Мондый чараларның максаты: эшкуарларны төп закон таләпләре белән таныштыру һәм хокук бозуларны төзәтү буенча бизнеска тәкъдимнәр бирү.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы лицензияләү буенча инспекторы «Интерметтрейд» ҖЧҖ металл ватыкларын әзерләү һәм эшкәртү предприятиесенә профилактик визит үткәрде. Визитның максаты: эшкуарга төп таләпләрне аңлату һәм мөмкин булган хокук бозуларны күрсәтү. Планлы тикшерүләрдән профилактик визитның аермалы үзенчәлеге булып контрольлек итүче органның штраф язарга яки эшкуарга җәза бирергә хокукы булмавы тора. Аңлатмалар тәкъдим итү характерында гына.

Чара барышында инспектор юридик зат вәкиленә эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турындагы законның төп таләпләрен аңлатты, җиһазларны карады, предприятиенең эшен күрде.

«Профилактик визит нәтиҗәләре буенча бернинди штраф санкцияләре һәм күрсәтмәләр бирелмәү сәбәпле, лицензиясе булган эшкуарларны әлеге чарадан курыкмаска чакырабыз», – диде Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының лицензияләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ленар Сафин.

Искәртеп үтәбез, март аенда РФ Хөкүмәте бизнеска ярдәм сыйфатында планлы тикшерүләргә мораторий салган иде. Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова сүзләренә караганда, мораторий ярдәмендә республика контроль органнары үткәргән тикшерүләр саны 12 тапкырга кимеде, әгәр 2021 елның 1 декабренә алар 1887 булса, 2022 елның шул ук чорында нибары 156. Планлы тикшерүләр күпчелек очракта профилактик визитлар белән алыштырыла. 2022 елда 800 гә якын профвизит үткәрелгән.

«Профилактик визит планлаштырылган предприятиеләргә аны үткәрүдән баш тарту хокукы бирелде. Шуңа да карамастан, закон таләпләре турында мәгълүмат алу буенча профвизиттан мөмкин кадәр күбрәк файда алу һәм, административ санкцияләрдән сакланып, киләчәктә нинди дә булса хокук бозуларны булдырмау максатында, без моны эшләргә киңәш итмибез. Профвизит ул – хезмәткәрләр компетенциясенә керемле инвестиция. Эшкуарларга контроль органнарының консультацияләрен һәм методик ярдәмен актив кулланырга тәкъдим итәм», – дип хәбәр итте Наталья Кондратова.

2023 елда мораторий озайтылачак, планлы тикшерүләр бик югары һәм югары рисклы предприятиеләргә карата гына үткәреләчәк. Искәртеп үтәбез, кара һәм төсле металлларны әзерләү, эшкәртү һәм саклау андыйларга керми, шуңа күрә бу өлкәдәге предприятиеләргә карата профилактик визитлар үткәрелә.

Предприятие вәкилләре ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре үткәргән профилактик визитны уңай бәяләделәр. 

«Алар безгә күбрәк ярдәм итәләр, чөнки кайбер моментларны без эштә карап бетермәскә мөмкин, һәм моңа дәүләт тарафыннан җәза бирелми, ә кагыйдәләрне үтәргә, аларны бозмас өчен үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында аңлатыла», – дип сөйләде журналистларга «Интерметтрейд» ҖЧҖ генераль директоры Игорь Балашев.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кара, төсле металл ватыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүне лицензияләүгә һәм бу өлкәдә контрольгә алуга вәкаләтле. Шуңа күрә «Интерметтрейд» предприятиесенә профилактик визитны Министрлык хезмәткәрләре үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International