Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышын уздырды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышын уздырды.

Оперштабның эшче төркеме утырышы кысаларында 2024 елга икътисадның тотрыклы нәтиҗәле үсешен тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Министр тулай төбәк продуктының үсеш темпларын узган ел дәрәҗәсендә саклап калырга кирәклеген билгеләп үтте.

«Тиешле бурычка ирешү өчен республиканың барлык муниципаль берәмлекләренең, тармак министрлыкларының, предприятиеләре һәм оешмаларының координацияләнгән эше мөһим, алар үз вакытында реакция чараларын ачыклый һәм кабул итә, икътисад тармакларының нәтиҗәлелеген арттыру резервларын һәм дәүләт ярдәм чараларын максималь файдалана», – дип билгеләп үтте министр.

2024 елда икътисадның тотрыклы нәтиҗәле үсешен тәэмин итүнең 5 төп юнәлеше буенча (барлык тармак предприятиеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, инвестицион активлыкны саклау, шәхси инвестицияләрне стимуллаштыру, инновацион активлыкны арттыру һәм яңа технологияләрне кертү, КУЭ сыйфатлы үсеше, муниципаль берәмлекләрнең баланслы үсеше һәм илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашыруны дәвам итү) бурычлар һәм максатчан күрсәткечләр, аларны үтәүне тәэмин итү өчен ярдәм чаралары һәм кораллар каралган.

Шулай ук эшче төркемнең әлеге утырышында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International