Татарстан эшкуарлары федераль цифрлы платформа аша 179 млн.сум финанс ярдәме алган

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Дәүләт микрофинанс оешмалары узган ел Россия эшкуарларына МСП.РФ цифрлы платформасында гомуми суммасы 1,7 миллиард сумнан артык микрозайм биргән. 2023 елда Татарстан эшкуарлары тарафыннан ташламалы кредит акчаларының унынчы өлеше яки 179 млн.сум күләмендә онлайн алынган. 

Татарстан МСП.РФ платформасы аша җәлеп ителгән ташламалы кредитлар күләме буенча лидерлар өчлегенә керде. Республика эшкуарлары узган ел барлыгы дәүләттән 2 млрд.сумнан артык финанс ярдәме алган. Финанслауга гаризалар шулай ук онлайн рәсмиләштерелгән – 179 млн.сум федераль цифрлы платформада алынган. 

Хәзер ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды портфелендә алучыларның максималь киң колачына исәпләнгән 11 микрофинанс программасы бар. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә бизнес файдалы шартларда микрозаймнар ала ала – Россия Банкының төп ставкасының 0,1 процентыннан 1/2 процентына кадәр процент ставкасы, теләсә нинди эшкуарлык максатларына 5 млн.сумга кадәр сумма. Республика бизнесы МСП.РФ федераль платформасы яки «Минем субсидияләр» төбәк порталы аша микрозаймнарга онлайн-заявкалар бирә ала. 

КУЭ корпорациясе генераль директоры  Александр Исаевич сүзләренчә, цифрлаштыру микрозаймнар алу процедурасын шактый гадиләштергән һәм аларны кече һәм урта бизнес өчен җиңелрәк иткән. Хәзер дәүләт тә, эшкуарлар да микрокредит бирүдән баш тарту сәбәпләрен күрә, бу дәүләт ярдәменең әлеге чарасының нәтиҗәлелеген бәяләргә ярдәм итә.

Татарстан Республикасы территориясендә бизнеска дәүләт ярдәме программасы турында кайнар линия номеры буенча тулырак белергә мөмкин: 8 (843)524-90-90 һәм сайтта: fpprt.ru

Республикада эшкуарларга ярдәм итү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге һәм башка ярдәм институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Финанслауны җәлеп итү мәсьәләләре буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны аша алырга мөмкин: +7(843)524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International