ТР Икътисад министрлыгында АКБ «Новикомбанк» АҖ вәкилләре белән очрашу узды

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова АКБ «Новикомбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Алексей Кузнецов белән очрашты. Яклар Татарстан Республикасы һәм Новикомбанкның уртак проектларын гамәлгә ашыру механизмнары турында фикер алыштылар.

Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Алексей Кузнецов хәбәр иткәнчә, АКБ «Новикомбанк» АҖ һәм Татарстанның ике яклы партнерлыгы республиканы үстерү буенча мөһим бурычларны хәл итәргә, Татарстан сәнәгатенә, кече һәм урта бизнеска ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. 

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының бюджет һәм система булдыручы предприятиеләре белән киләчәктә хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.

«Без, кече һәм урта бизнес өчен җаваплы институт буларак, хезмәттәшлегебезнең үсүен телибез, чөнки хәзерге шартларда финанс ярдәме бизнес арасында бик кирәкле һәм инвестицион климатның яхшыруына уңай йогынты ясый», – дип билгеләп үтте Наталья Кондратова.

АКБ «Новикомбанк» АҖ – Россиянең «Ростех» дәүләт корпорациясе банкы, икътисадның югары технологияле тармаклары, машина төзелеше, автомобиль сәнәгате һәм нефть-газ тармагы предприятиеләрен финанслауга махсуслашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International