Әлмәттә авыл җирлекләре башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсе узды

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
Бүген Әлмәт политехника техникумы базасында Татарстанның 7 районы авыл җирлекләре башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсе узды.

Семинарда катнашучыларны ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде.

Район башлыгы кунакларны Әлмәт районында гамәлгә ашырыла торган өстенлекле юнәлешләр белән таныштырды. Авыл җирлекләрен үстерү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.

Мондый семинарлар үткәрү инде күркәм традициягә әверелде. Авыл җирлекләре башлыкларыннан тыш, аларда Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, аларның урынбасарлары да катнаша. Алар үз эшчәнлекләре юнәлешләре буенча актуаль темаларга чыгышлар ясый. Чараның төп максаты – җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре арасында җанлы диалог урнаштыру.

Семинар-киңәшмәләр 6 зонада узачак. Чаралар циклын бүген Әлмәт ачып җибәрде. Алдагы семинарлар Аксубай, Түбән Кама, Менделеевск, Кама Тамагы һәм Казанда оештырылачак. Аларда барлыгы 1000нән артык кеше катнашыр дип көтелә, шуларның 910ы – авыл җирлекләре башлыклары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International