2030 елга кадәрге Стратегияне эшләү кысаларында «Татарстан Республикасында стратегик идарә системасының бүгенгесе һәм киләчәге» проект семинары уздырылды

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
2014 елның 26 сентябрендә 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен эшләү кысаларында «Институтлар һәм эшкуарлык» мәйданчыгының «Татарстан Республикасында стратегик идарә системасының бүгенгесе һәм киләчәге» проект семинары уздырылды.
Проект семинарында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре, стратегик планлаштыру процессына җәлеп ителгән эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Доклад тәмамланганнан соң, стратегик планлаштыру турында республика законын эшләүнең зарурлыгы һәм ул кабул ителгәнче Стратегия-2030ны раслау мөмкинлеге турында, Стратегия-2030ның чаралар планын яисә яңа программасын эшләү һәм кабул итүнең максатка ярашлыгы турында, Татарстан Республикасының пилот төбәк ролендә, ягъни стратегик планлаштыру законнарын, методикаларын һәм документларын эшләүдә лидер була алу мөмкинлеге турында дискуссия җәелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International