Татарстан икътисад министры Артём Здунов «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру» XIII Гомумроссия форумы мәйданчыгында «Татарстан үсешенең өстенлекләре» түгәрәк өстәлендә чыгыш ясады

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

2014 елның 28 октябрендә «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру» XIII Гомумроссия форумы мәйданчыгында Татарстан Республикасының «Татарстан үсешенең өстенлекләре» түгәрәк өстәле уздырылды.
Түгәрәк өстәлдә бүгенге көндә әзерләнә торган «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе» проектының төп идеяләре яктыртылды.


Түгәрәк өстәлнең модераторлары сыйфатында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгать һәм фәннәр факультеты деканы, Гражданлык инициативалары комитеты рәисе Алексей Кудрин катанаштылар.


Фикер алышуларга экспертлар сыйфатында Россиянең турыдан-туры инвестицияләре фонды Идарәсе әгъзасы, директоры Анатолий Браверман, «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Тышкы икътисадый банк)» Дәүләт корпорациясе Идарәсе әгъзасы – рәис урынбасары Сергей Васильев, «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Тышкы икътисадый банк)» Дәүләт корпорациясе Идарәсе әгъзасы – рәис урынбасары (баш икътисадчы) Андрей Клепач, «Яңа икътисадый үсеш» Хуҗалык партнерлыгы президенты Михаил Дмитриев, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау чакырылган иде.


Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов бүгенге көндә эшләнелә торган стратегик планлаштыру турында Татарстан Республикасы законы проекты турында сөйләде. Шулай ук Артём Здунов инновацияле предприятиеләр төзүнең сәләтле яшьләрне республикада калдыруда ярдәм итүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International