Татарстан Республикасы Президенты Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты һәм Төркия-Татарстан эшлекле форумында катнашты

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты һәм Төркия-Татарстан эшлекле форумында катнашты.
Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашу башлангач, Рөстәм Миңнеханов Төркия халкына 10 декабрьдәге террористик актка бәйле рәвештә кайгыларын уртаклашу белдерде. Татарстан Президенты Төркия Республикасы Икътисад министрына бер атна элек Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырымның Казанга эш сәфәрен оештырган өчен һәм Әнкарада яңа очрашу өчен дә рәхмәт белдерде. Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырымның Казанга килүе безнең халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр тарихында яңа сәхифә ачты. Без Россия-Төркия мөнәсәбәтләренең яхшыруына чын күңелдән шатбыз һәм алга барыр вакыт җитте, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ике яклы очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗины 2017 елның май аенда Татарстанда узачак «Россия – ислам дөньясы: KazanSummit 2017» халыкара икътисадый саммитына чакырды.
Очрашу тәмамланганнан соң Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия-Татарстан эшлекле форумын ачып җибәрделәр, форум «Марриотт» кунакханәсендә оештырылган иде.
Төркия – сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек өлкәсендә Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларыннан берсе. Россиядәге Төркия инвестицияләренең биштән бер өлеше безнең республикага туры килә (10 млрд. долларның 2 млрд. доллары). Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән бергә без 3 төрек заводы ачтык. Бүген Татарстанда 10 Төркия заводы («Кастамону Энтегре» «Хәят Кимья», «Колуман», «Тирсан Кардан», «Шишеджам», «Джошкуноз», «Сарач Макина», «Дизайн групп», «Эфес») уңышлы эшләп килә. Татарстан төрек бизнесы белән хезмәттәшлек итәргә һәм проектларын безнең республикада гамәлгә ашыруын тели һәм без моның өчен төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер. Татарстан Республикасы инвестицион климат торышы буенча Россия илкүләм рейтингында лидер, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты, «Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис» МИЗ мәйданчыклары, «Чаллы» алдан социаль-икътисадый үсүче территориясе, «ИнноКам» Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры, Свияжск региональара мультимодаль логистика үзәге, «Мәскәү-Казан» тиз йөрешле тимер юл магистрален һәм «Европа – Көнбатыш Китай» халыкара транспорт коридорын төзү проектлары Төркия инвесторларын кызыксындырыр, дип ышаныч белдерде.
Рөстәм Миңнеханов бизнесменнарны һәм төркия гражданнарын Конфедерацияләр-2017 Кубогы һәм Футбол буенча чемпионаты-2018 матчларына; WorldSkills-2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты ярышларына яисә кунак буларак Татарстанга чакырды.
Форумда катнашучыларны Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Карлов, Төркия-Россия эшлекле советы рәисе, «Анадолу» холдингы Идарәсе рәисе Тунҗай Озильхан, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сәламләде.
Төркия-Татарстан эшлекле форумының пленар өлеше KBS корпорациясе (Төркия Республикасы) белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы арасында ниятләр турындагы меморандумга һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән Төркия Фәнни-техник тикшеренүләр советы арасындагы фәнн хезмәттәшлек турында килешүгә имза салу белән тәмамланды.
Аннары форум адреслы очрашулар форматында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International