Артём Здунов Яр Чаллы эшмәкәрләре белән очрашты

2017 елның 14 апреле, җомга

Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов 13 апрельдә Яр Чаллыга эш визиты кысасында эшмәкәрләр белән очрашты.  Эшмәкәрләр белән очрашу «Яр Чаллы шәһәре бизнес-инкубаторы» ГБУда булды.  Очрашуда Яр Чаллы башкарма комитетының икътисади үсеш һәм эшмәкәрлекне яклау идарәсе җитәкчесе Гүзәл Гыйләҗева, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерция булмаган оешмасы директоры Дилүс Шәвәлиев, «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау һәм үсеш программасын гамәлгә ашыру үзәге» ГКУ җитәкчесе Равил Сираҗиев һәм башкалар катнашты.

Очрашу кысасында Яр Чаллы сәнәгать паркларының алдагы үсеше, «Татфондбанк» ПАО һәм «ИнтехБанк» ПАО банклары клиентлары – Закамье эшмәкәрләрен яклау чаралары, социаль эшмәкәрлек үсеше мәсьәләләре һәм башкалар каралды.

Артём Здунов Татарстан Республикасында эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү чаралары һәм региональ лизинг компаниясен төзү планнары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International