Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Саха Республикасы (Якутия) делегациясе килде

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Саха Республикасы (Якутия) делегациясе белән очрашу булып, аның составына  Саха Республикасы Инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлек министры Антон Сафронов, Саха Республикасы инвестицион үсеш агентлыгының генераль директоры вазифасын башкаручы Юлиана Диряхова,  «Якутия» Технопаркы» ГАУ директоры  Антон Семенов һәм ЦентрДомСтрой ЧҖҖ компаниясе вәкилләре керде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов уздырды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы һәм  Саха Республикасы икътисади хезмәттәшлеге, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә тәҗрибә уртаклашу,  электрон сәүдә мәйданчыкларын эшләү һәм шулай ук региональ продукция экспортын яклау мәсьәләләре каралды. Болардан тыш, кунаклар Татарстан Республикасында эшмәкәрлекне яклау инфраструктурасы белән танышты, республикада яшәп килгән кече һәм урта бизнесны яклау механизмнарын өйрәнде, бизнес өчен МФЦ белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International