WorldSkills Russia-2017: Артём Здунов «Эшмәкәрлек» компетенциясе буенча җиңгән Татарстан командасын җиңүе белән котлады

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Краснодарда 19 майда «Яшь  профессионаллар» (WorldSkills Russia-2017) V илкүләм чемпионат тәмамланды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составына  В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары Юлия Сичевская һәм  Карина  Халиева, шулай ук    Казан (Идел буе) федераль университетының икътисад, идарә һәм финанс  Институтыннан  Алина Алтынбаева «Эшмәкәрлек» компетенциясендә җиңү яулады.

Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов Татарстан командасын «Эшмәкәрлек» компетенециясе буенча көтеп алынган җиңү белән котлады һәм җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырып, катнашучыларның ярышларга җитди карашын һәм лаеклы җиңүләрен билгеләде.

Искәртеп узабыз,студентлар һәм мәктәп укучылары профессиональ осталык буенча  109 төп ярышта  һәм дүрт демонстрацион компетенциядә катнашты.

Татарстаннан  региональ чемпионат һәм  сайлап алу ярышлары нәтиҗәләренә караганда, 16дан алып 22 яшькә кадәр 81 конкурсант (кайбер дисциплиналар буенча – 25 яшькә кадәр)  WorldSkillsRussia хәрәкәтенең 60 компетенциясендә катнашты. Шулай ук 57 региональ эксперт эшләде.

Татарстан Республикасы җыелма командасы вәкилләре  13 алтын, 5 көмеш һәм 7 бронза медаль алды һәм бу Татарстан Җыелма командасына гомуми командалар зачетында икенче урын алырга мөмкинлек бирде. .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International