Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Португалия эшлекле даирәләре активрак хезмәттәшлек итәргә тиеш

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы делегациясенең Португалиягә визиты Татарстан белән Португалия арасында хезмәттәшлекне үсерергә, шулай ук Россия-Португалия мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген Португалия икътисад министры, Россия - Португалия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Мануэл Калдейра Кабрал Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде.

Очрашу Португалия Икътисад министрлыгы бинасында Рөстәм Миңнехановның Лиссабонга эш визиты кысаларында узды.

Татарстан делегациясе әгъзаларын сәламләп, Мануэл Кабрал әлеге визит ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышануын белдерде.

Без илебезнең ачык булуы, сәүдә, инвестицион мөнәсәбәтләргә ачык булуыбыз белән горурланабыз, диде Португалия икътисад министры.

Мануэл Кабрал шулай ук билгеләгәнчә, Татарстан Россиянең икътисадый яктан алдынгы төбәкләренең берсе, һәм бу хезмәттәшлекне уңышлы үстерүне мөмкин итә.

Рөстәм Миңнеханов Португалия Икътисад министрлыгы җитәкчелегенә визитны яхшы оештырулары һәм кызыклы эшлекле программа өчен рәхмәтен белдерде.

ТР Президенты кыскача бүгенге вакыйгалар турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Татарстан белән Португалия эшлекле даирәләре активрак хезмәттәшлек итәргә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Португалия Парламенты Рәисе Эдуарду Ферру Родригеш Казанга чакыруны кабул итте. Аның Россиягә визиты кысаларында Казанда Конфедерацияләр Кубогы матчын карарга килүе көтелә (18 июнь).

Без региональ дәрәҗәдә Россия-Португалия хезмәттәшлеген ныгытуга ярдәм итәргә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов һәм Мануэл Калдейра Кабралга Россия-Португалия хөкүмәтара комиссиясенең киләсе утырышын Казанда быел сентябрь аенда уздырырга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов утырышны әзерләүгә әле вакыт җитәрлек булуын һәм хөкүмәтара комиссия рәистәше Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Владимир Пучковның әлеге тәкъдимне хуплавын хәбәр итте.

Португалия икътисад министры Казанга чакыруны кабул итте. "Рәхәтләнеп сезнең чакыруны кабул итәм", - диде ул.

Шуннан яклар хезмттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International