Татарстан Республикасы һәм «Роснано» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасының   «Роснано» АҖ белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре бүген Казанда киңәшмәдә каралды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Роснано» идарәсе рәисе  Анатолий Чубайс катнашындагы киңәшмә  «Химград» технопаркының административ бинасында узды. Киңәшмәдә шулай ук  Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов та катнашты.

«Роснано» Татарстанның күптәнге партнеры булып тора һәм бу вакыт эчендә берничә мөһим һәм амбициоз проект гамәлгә ашырылды, - диде Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәне ачып, - Мәсәлән,  2012 елда республикада Нанотехнологияләр үзәге ачылды, аннан соң углерод җепселе җитештерү заводын («Алабуга-волокно»),  «Данафлекс-нано» предприятиесен эшләтеп җибәрдек. Бүген нанопокрытие производствосын ачу («ТАТ-Адвенира») тагын бер уңышлы проект булачагына ышанам. Болардан тыш, республикада 2013-2016 елларга нанотехнологияләр үсеше буенча максатчан программа гамәлгә ашырылды һәм безгә чираттагы программаны кабул итәргә кирәк. Татарстан  наноиндустрия продукциясе җитештерү буенча лидер регион булып тора. Әмма безнең өчен саннар гына түгел, ә реаль производство да мөһим. Без киләчәктә нанопроизводство күләмен арттыру белән кызыксынабыз, яңа производстволар булдыру һәм хезмәттәшлек өчен без ачык, без туплаган тәҗрибә яңа технологияләр үзләштерүче компанияләр белән үзара файдалы партнерлыкны гамәлгә ашыру өчен дә файдаланылырга мөмкин».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүген кул куелачак  «Роснано» белән хезмәттәшлек турында килешүнең нанотехнологияләр һәм нанопроизводстволар үсеше өлешендә үзара ярдәмләшүгә юнәлтелгән һәм нәтиҗәле диалогка китерәчәк.

«Шундый һәр очрашу алга барырга мөмкинлек бирә һәм бу киңәшмә наноматериаллар һәм фәнни тикшеренүләр үсеше юнәлешендә чираттагы адым булачагына ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Анатолий Чубайс, үз чиратында Татарстанның  наноиндустрия үсешендә һичшиксез төп регион булуын билгеләде. Биредә без абсолют аңлашу һәм үз проектларыбызга ярдәм табабыз, диде ул, биредә, Казанда, берничә уңышлы сәнәгать проекты старт алды.

Киңәшмә барышында  «Роснано» башлыгы   актуаль һәм игътибар таләп иткән берничә теманы һәм проектны әйтеп узды. Аерым алганда, ул илдә үсеп килгән җил энергетикасы үсеше буенча проектны күрсәтте.

Җил энергетикасына игътибар итегез, диде Анатолий Чубайс,  Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, илдә тулы эшкә сәләтле җил энергетикасы системасы төзелде һәм ул үз-үзен аклый. Бу өлкә чын-чынлап масштаблы инвестиция булып тора, һәм без Татарстанның да җил энергетикасын актив үстергән регионнарның берсе булуын телибез.

Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы һәм «Роснано»АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм   «Роснано» АҖ идарәсе рәисе  Анатолий Чубайс кул куйды. Бүген килешүне гамәлгә ашыру турында Протоколга да кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International