Бизнес өчен КФҮ

Бизнес өчен күпфункцияле үзәк

Казан шәһәрендә Бизнес өчен флагман күпфункцияле үзәге (алга таба - Бизнес өчен КФҮ) Эшкуар йортында 2017 елда сафка бастырылды. Әлеге Бизнес өчен КФҮдә 6 кабул итү тәрәзәсе эшли, анда эшкуарга "бер тәрәзә" режимында 100дән артык хезмәт күрсәтелергә мөмкин, ә мәгариф хезмәтләре секторында эшкуар бизнес алып баруның үзен кызыксындырган юнәлешләре буенча уку курслары уза ала.

2018 елда 4000нән артык уникаль кече һәм урта эшкуарлык субъекты Бизнес өчен күпфункцияле үзәк хезмәтләреннән файдаланган, аларга 15000нән артык хезмәт күрсәтелгән.

Бизнес өчен КФҮ эшкуарларга дәүләти, муниципаль хезмәтләрдән, шулай ук югары дәрәҗәле сервисы булган ярдәм инфраструктурасы оешмалары хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген бирә. Әлеге проект мәгълүмат, хезмәт һәм ярдәм (дәүләти һәм муниципаль) сорап мөрәҗәгать иткәндә эшкуарның вакытын янга калдыруны максат итеп куя.

Бизнес өчен КФҮнең төп бурычлары:

- "бер тәрәзә" принцибын гамәлгә ашыру - Бизнес өчен КФҮ базасында барлык дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәткән вакытта гражданнардан һәм юридик затлардан кирәкле документларны кабул итү, теркәү һәм кире тапшыруның бердәм урынын булдыру, гражданнарга һәм юридик затларга бер үк вакытта үзара бәйләнгән берничә дәүләти һәм муниципаль хезмәтне күрсәтү мөмкинлеген бирү;

- федераль дәүләт хезмәтләре порталы, дәүләт хезмәтләре порталының төбәк сегменты белән үзара мәгълүмат алмашуны оештыру;

- эшкуарларга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, "Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе" АҖ һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының ярдәм программалары буенча мәгълүмат бирү;

- бизнес алып баруның төрле аспектлары буенча семинарлар, лекцияләр һәм остаз дәресләре рәвешендә уза торган күп төрле укыту чараларын оештыру.

 Элемтәләр:

Тел.:+7 (843) 222 -90-60 (өст.100)

mfc.tatarstan@yandex.ru

420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт

Соңгы яңарту: 2022 елның 4 марты, 10:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International