Министр вәкаләтләре

Министр министрлыкка җитәкчелек итә һәм ул Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган тәртиптә вазифага билгеләнә һәм вазифадан азат ителә.

Министр:
  • министрлык эшләрен оештыра һәм үз функцияләрен башкаруда, шулай ук министрлыкка йөкләнгән бурычларны үтәүдә шәхси җаваплылык тота;
  • министрлыкны башкарма хакимиятнең башка органнары җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм дәүләти булмаган оешмалар, учреждениеләр, предприятиеләр белән мөнәсәбәттә тәкъдим итә;
  • министр урынбасарлары арасында вазифалар бүлеп бирә;
  • министрлыкның структур бүлекчәләре турында нигезләмәләрне раслый һәм тиешле тәртиптә Министрлык хезмәткәрләрен вазифага билгели яки вазифадан азат итә;
  • министрлык аппараты хезмәткәрләрнең билгеле бер чикләнгән күләмдәге санын, хезмәткә түләү фондын һәм аларны тоту өчен киткән чыгымнарның бюджет ассигнованиесе сметасын раслый;
  • үз компетенцияләре кысаларында боерыклар бастыра, Министрлык хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре тарафыннан мәҗбүри үтәлергә тиешле күрсәтмәләр, кагыйдәләрне раслый, аларның үтәлешен тикшерә;
  • министрлык белән идарә итүгә дәүләт заказын раслый;
  • ышанычнамәдән башка Министр Министрлык исеменнән эш йөртә, дәүләт органнарында, оешмаларда аның мәнфәгатьләрен кайгырта, ышаныч кәгазьләре бирә, банкта счетлар ача. Министрлыктагы эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен, Министрлык җаваплылыгына йөкләнгән бурычлардан чыгып эш итә торган коллегия оештырыла.
  • министр коллегиянең рәисе булып тора.

Соңгы яңарту: 2020 елның 21 феврале, 18:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International