"Социаль навигатор НКО-2 этап»

Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре игътибарына

«Коммерциячел булмаган оешмалар турында» Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 23.08.2011 ел, № 713 карары нигезендә, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән балаларны җәбер - золымнан саклау Милли Фонды (алга таба – Фонд) 2014-2015 елларга исәпләнгән «Социаль навигатор НКО-2 этап» программасын тормышка ашыруга кереште.


Әлеге программа Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар даирәсен – социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр (алга таба - СЮ КБО) фондының Социаль ятимлекне профилактикалау өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлек алып бару өчен кирәкле һөнәри күнекмәләргә һәм ресурсларга ия һәм Россия Федерациясендә ятимлек дәрәҗәсен киметү буенча бурычларны хәл итүгә җәлеп ителгән эшен дәвам иттерү булып тора.


Программа Социаль ятимлекне профилактикалау өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру, бу өлкәдә конкрет проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен кирәкле компетенцияләр алуда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Программаны гамәлгә ашыру срогы дәвамында Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен төрле чаралар спектры тәкъдим ителәчәк: мәгълүмати-укыту семинарлары һәм вебинарлар, Социаль ятимлекне профилактикалау өлкәсендә конкрет проектларны эшләү буенча методик ярдәм күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу буенча түгәрәк өстәлләр.


Шулай ук дистанцион (фондның интернет-сайтында, телефон аша) һәм көндезге (округ һәм методик семинарлар кысаларында) балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау эшчәнлеген оештыру һәм карап тоту, РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрү каралган. Консультацияләр Фонд белгечләре һәм экспертлары тарафыннан үткәреләчәк.


Үткәрелә торган чаралар турында өстәмә мәгълүмат түбәндәге адрес буенча урнаштырылачак: www.sirotstvo.ru/nko-navigator/

Соңгы яңарту: 2022 елның 15 апреле, 09:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International