2016 елга Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирүнең хезмәтләр базарында көндәшлек тирәлеге торышына һәм аның үсеш дәрәҗәсенә мониторинг үткәрелде

2017 елның 15 сентябре, җомга

2015 елдан башлап, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге № 1738-р (Стандарт) боерыгы белән расланган Россия Федерациясе субъектларында көндәшлекне үстерү стандартларын кертү кысаларында, Татарстан Республикасының товарлар, эшләр һәм хезмәтләр базарларында көндәшлек тирәлегенең торышына һәм үсешенә ел саен мониторинг ясала. Сезнең игътибарыгызга 2016 ел өчен мәктәпкәчә белем бирүнең хезмәтләр базарында көндәшлек тирәлегенең торышына һәм аның үсеш дәрәҗәсенә ясалган мониторинг нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез.

Мәктәпкәчә белем бирүнең хезмәтләр базарында эшчәнлек башкаручы барлыгы 61 респондент сораштырылды.

Респондентларның күпчелеге көндәшлекнең гомуми торышын уңай яктан билгеләгән. Әйтик, мисал өчен, сораштырылганнарның күпчелеге (41,4%ы) көндәшләрнең саны зур булуы турында фикер белдергән, компанияләрнең 17,2%ы көндәшләренең 4 һәм аннан күбрәк санлы диапазонда булуын билгеләгән.

Шул ук вакытта базарның җитәрлек өлешен биләп тора торган эре уенчылар барлыгы турында да әйтергә мөмкин. Сораштырылган компанияләрнең күпчелеге (79,3%ы) бер яисә берничә эре уенчы барлыгы турында белдергән.

Респондентларның иң күпчелеге югары (48,3%ы) һәм аеруча югары (13,8%ы) көндәшлек булуын билгеләгән.

Көндәшлекнең бизнеска булган йогынтысы турындагы сорауга бирелгән җаваплар көндәшлекнең стимуллаштыручы роле турында таныклый. 37,9%ы көндәшлек бизнесны үстерү өчен файдалы дип саный. Сораштырылганнарның 58%тан артыгы нейтраль бәяләү яклы һәм нибары 3,5%ы гына көндәшлекнең файда китермәвенә ышана.

Бу базарда көндәшлеккә сәләтле булуның әһәмиятле факторлары дип ресондентлар түбәндәгеләрне билгели: компания продуктларының уникаль булуы, клиентлар белән ышанычлы мөнәсәбәт һәм продукциянең югары сыйфатлы булуы. Шул рәвешле, бу базардагы көндәшлекнең әйбер хакына бәйле булмаган сыйфаты турында әйтергә мөмкин.

Сораштырылганнарның күпчелеге исәпләгәнчә, көндәшләрнең артуына китергән төп сәбәпчеләр дәүләт сәясәтенә бәйле, ул эшкуарларның эшчәнлеген җайга сала торган норматив хокукый базаның үзгәрүендә (31%ы) һәм эшкуарларга дәүләт ярдәме чараларын тормышка ашыруда (41,4%ы) чагыла. Бүтән РФ төбәкләреннән килгән компанияләр хисабына көндәшләрнең саны арту турында сораштыруда катнашучыларның 13,8%ы белдергән.

Компанияләрнең элек продукциянең көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен нинди ысул белән үстерүләре хакындагы сорауга җавап бирүчеләрнең күпчелеге персоналы укыту дип җавап биргән. Икенче урында – яңа маркетинг стратегияләре (34,5%) һәм нибары 6,9%ы гына сарыфларны кыскарту хисабыннан гамәл кылган. Үткәрелгән мониторингтан чыгып, түбәндәге чаралар планын төзергә мөмкин:

1) Мәгариф өлкәсендә хезмәткәрләрнең квалификациясен үстерүгә ярдәм итү.

2) Персонал өчен төбәкара (халыкара) тәҗрибә уртаклашуны үстерүгә ярдәм итү.

3) Яңа күпкатлы торак йортларның беренче катларын мәктәпкәчә белем бирү объектлары өчен алуда ярдәм итү.

Исегезгә төшереп үтәбез, Стандарт төбәкнең товарлар һәм хезмәтләр базарларында көндәшлекне үстерүгә шартлар тудыруга, төбәктәге хакимият органнары эшендә үтәкүренмәлелек булдыруга,кече һәм урта эшкуарлык субъектларын яклау өчен стимул булдыруга һәм административ киртәләрне юкка чыгаруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 маендагы 799-р номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүгә теләктәшлек күрсәтү буенча Татарстан Республикасының вәкаләтле башкарма хакимият органы булып тора.

Шунысын билгеләп үтик, Татарстан Республикасында көндәшлек тирәлеген яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар Стандартны тормышка ашыру кысаларында көндәшлекне үстерүгә теләктәшлек күрсәтү буенча юл картасына кертелгән.

Татарстан Республикасында Стандартны тормышка ашыру турында мәгълүмат Министрлык сайтында “Көндәшлекне үстерү” (http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm) бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International