Махсус икътисад зоналары резидентлары оешмаларының табышына салым салу өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салу турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелде

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 18 сентябрендәге 1985-р номерлы боерыгы белән Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына "Россия Федерациясе Салым кодексының 284 статьясына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон проекты кертелде. Салым кодексының 284 статьясының гамәлдәге редакциясендә оешмаларның табышына федераль бюджетка күчерелергә тиешле салым ставкасы 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап 2020 елның 31 декабренә кадәрге чорга 3% күләмендә билгеләнгән. Закон проектында махсус икътисад зоналарындагы аерым резидентлар өчен оешмаларның табышына салым ставкасын федераль бюджетка күчерелә торган өлешендә 2% дәрәҗәсендә саклап калу тәкъдим ителә.

Закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 13 сентябрендәге утырышында каралды һәм хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International