Эшкуарлар өчен "Экспорт АПК: чит ил партнерлары белән аралашуда гомуми күнекмәләр" тренингы

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 21 сентябрендә "Киләчәккә караш" кече һәм урта эшкуарлык форумында, "Export ME" конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы Экспортерлар клубының "Экспорт АПК: чит ил партнерлары белән аралашуда гомуми күнекмәләр" темасына утырышы булачак. Тренингны Алманиядән чакыртылган экспертлар үткәрәчәк.

"Экспорт АПК: чит ил партнерлары белән аралашуда гомуми күнекмәләр" тренингы халыкара белгечләрнең 15 еллык профессиональ тәҗрибәсенә нигезләнгән экспортка сатулар системасын коруның иң яхшы техникаларына, стратегияләренә һәм коралларына багышланачак. Тренингта салкын шалтыратулар өчен скриптлар белән эшләүче экспорт сатуларын коруның гамәли стратегияләре каралачак (DELL һәм IBM глобаль корпорацияләренең тәҗрибәләре). Хезмәткәрләр тарафыннан тернингта булганнан соң һәм алынган техникаларны гамәлгә тулысынча керткәннән соң компанияләрнең төрле индустрияләрдәге уртача нәтиҗәләре түбәндәгечә булыр:

– халыкара базарда компаниянең глобаль катнашуын арттыру һәм бренд ныгыту 14%тан башлап

 – чит илдәге клиентлар һәм партнерлар белән элемтә конверсияләрен арттыру 12%тан башлап

 – алты сигм нигезендә сату бүлегенең эш нәтиҗәсен арттыру 27%тан башлап

 – чит ил базарларында сатуларның нәтиҗәсен арттыру 16%тан башлап

 – маркетингка/рекламага тотылган чыгымнарны 2 мәртәбәгә минимальләштерү (кайбер компанияләр өчен нульгә җиткерү)

 – лидогенерацияләү буенча сату бүлегенең чыгымнарын һәм эш вакытын 2 мәртәбәгә оптимальләштерү

 – сату циклларын һәм вакытлыча сарыфларны минимум 2 мәртәбә кыскарту.

Тренинг спикерлары булып түбәндәгеләр чыгыш ясаячак:

Инна Армстронг – компанияләрне тышкы базарларга чыгаруны стратегик планлаштыру, халыкара сатулар һәм сөйләшүләр буенча тәҗрибә туплаучы белгеч, Европа һәм Азия илләрендә сәнәгать,  ИТ, FMCG һәм башка секторларда 15 елдан артык зур корпорацияләр һәм кече/урта бизнес компанияләре исеменнән проектлар буенча эш тәҗрибәсе бар. Базарны анализлау, алга этәрүнең маркетинг стратегиясен эшләү, сөйләшүләр һәм төрле катлаулылыктагы сатуларны инглиз, алман, кытай һәм рус телләрендә алып бару тәҗрибәсенә ия. ЕС илләренә экспортка сатуларны оештыру һәм үстерү буенча халыкара проектларны тикшереп тора.

Дарья Рекер – халыкара сатулар һәм маркетинг буенча белгеч, 10 елдан артык халыкара дәрәҗәсендә стартаплар оештыру һәм халыкара зур компанияләрдә проектлар алып баруда гамәли тәҗрибәгә ия, Microsoft GTM Center җитәкчесе, Clever Books компаниясенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе, Ирландиядә Neu Venture Global компаниясенең идарә итү буенча партнеры.

Бу тренингта катнашу – түләүсез. Тренинг узу өчен www.tatforum.org сайтында теркәлергә, "Расписание" бүлегенә керергә, "Тренинг. Татарстан Республикасы Экспортерлар клубы. Экспорт АПК: чит илдәге партнерлар белән аралашуның гомуми күнекмәләре"н сайларга һәм үзеңнең катнашуыңны расларга кирәк.

Үткәрелү урыны: "KORSTON" комплексы, Казан ш., Н.Ершов ур., 1а.

Конференцияне оештыручылар – Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КБО һәм "Россия экспорт үзәге" акционерлык җәмгыяте.

Өстәмә мәгълүматларны ТР Экспортка ярдәм үзәгендә алырга була. Элемтә өчен телефон: +7 (843) 524-76-70, электрон почта: tatexport@yandex.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International