Үз производстволарын дөнья стандартларына җайлаштырырга уйлаган һәм үз продукцияләрен халыкара компанияләргә тәкъдим итәргә планлаштырган компанияләр өчен 2017 елның 27-28 ноябрендә Казанда ике көнлек тренинг булды.
Укытуның максаты катнашучыларны азык-төлек куркынычсызлыгы менеджментының иң мөһим принциплары белән таныштырудан гыйбарәт иде, бу якын киләчәктә предприятиеләр үзләренең производстволарын, РФ законнары таләпләрен исәпкә алып, HACCP, ISO 22000, ISO 22002-1 стандартлары таләпләренә җайлаштыра алсыннар өчен эшләнде. Җитештерүчеләргә шулай ук "Хәләл" системасы буенча халыкара сертификатлавы өчен куела торган өстәмә таләпләр турында сөйләделәр.