"Яңарту" форумына журналистларны аккредитацияләү башланды

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

16 мартта 10.00 сәгатьтә Казанда Баскет-холлда эшкуарлык компетенциясен үстерү буенча "Яңарту" форумы узачак. Эшмәкәрләргә сәламләү сүзе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итәр дип уйланыла.

 "Яңарту" - эш башлаучы эшкуарларга да, уңышларга ирешкән эшмәкәрләргә дә исәпләнгән яңа интенсив формат ул. Бизнес өчен масштаблы белем бирү чараларын уздыру - Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән эшкуарлыкка ярдәм бурычлары комплексының бер өлеше.

Чарада түбәндәге мәсьәләләр каралачак: дизайн эшләү, дөрес копирайтинг,  креативлар уйлап табу,  базарда позицияне билгеләү, ремаркетингны көйләү,  ретаргетингны көйләү, соцчелтәрләрдә тәкъдим итү, бурычлар белән идарә итү системасы, аналитика һәм CRM-системаны көйләү һәм башкалар.

Спикерлар арасында уңышка ирешкән компанияләргә нигез салучылар һәм аларның хуҗалары, шулай ук Россиянең күпмиллионлы әйләнешләре булган зур компанияләренә консультацияләр бирүчеләр.

Чарага журналистларны аккредитацияләү 524 91 91 телефоны,  Aygul.Amirova@tatar.ru электрон почтасы буенча. ФИО, туу елын һәм ММЧ атамасын күрсәтергә кирәк. Аккредитацияләү төгәлләнү вакыты - 15 март, 13.00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International