"Проект олимпы". Проект эшчәнлегенә һөнәри идарә итү конкурсы игълан ителде

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

"Проект Олимпы" бишенче юбилей проект эшчәнлегенә һөнәри идарә итү конкурсы игълан ителде. Анда федераль, региональ һәм муниципаль хакимият органнары, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр, дәүләт корпорацияләре, дәүләт катнашындагы компанияләр, коммерцияле һәм иҗтимагый оешмалар, шулай ук үз эшчәнлекләрендә проектлы идарә итү алымын куллана торган үсеш институтлары катнаша ала.

Конкурсның хәзерге этабы "Елның иң яхшы проекты" номинациясе буенча үтә, ә 1 июньнән түбәндәге номинацияләр буенча гаризалар кабул итү башлана:

- "Оешманың проект эшчәнлегенә идарә итү системасы" - хакимият органнары, дәүләт компанияләре, үсеш институтлары, коммерцияле оешмалар өчен,

- "Компетентлы проект офисы" - катнашучыларның барлык категорияләре өчен,

- "Проектлар белән шартларга карап идарә итү алымнары" - катнашучыларның барлык категорияләре өчен.

Конкурс эшләре 30 июльгә кадәр кабул ителәчәк, аннан соң жюри әгъзалары гаризаларны карауга күчәчәк. Җиңүчеләрнең исемнәре ноябрьдә игълан ителәчәк.

Конкурс нигезләмәләре һәм катнашу кагыйдәләре белән сайтта танышырга мөмкин: http://pmolimp.ru/2018/about/

"Проект Олимпы" проект эшчәнлегенә һөнәри идарә итү конкурсы 2014 елдан башлап Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт компанияләре һәм тармак оешмалары ярдәме белән Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге тарафыннан үткәрелә. Ул үз эшчәнлекләрендә проектлы идарә итү ысул-коралларын актив кертүче һәм алардан файдалана торган оешмаларга ярдәм итүгә, дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен проектлы идарә ысул-коралларын һәм алымнарын файдалану хисабына шартлар тудыруга, шулай ук әлеге өлкә белгечләренең һөнәри осталыгын арттыруга юнәлтелгән.

ТР ИМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International