Фәрит Габделганиев: "Әлеге уңыш – зур җиңүләргә старт". Бүген Икътисад министрлыгында WorldSkills катнашучылар белән очрашу узды

2018 елның 7 сентябре, җомга

Онлайн-квест узу юлы белән Казанны өйрәнергә. Көньяк Сахалинда узган WorldSkills Russia VI Илкүләм чемпионат финалында КНИТУ-КАИ студентлары Анастасия Таҗиева һәм Камилә Гайнуллина шундый идея белән чыгыш ясады. Татарстаннан катнашучыларның бизнес-проекты – "QuestGuide" мобиль кушымтасы "Эшкуарлык" компетенциясендә иң яхшысы дип танылды.

Кызлар үзләренең хис-кичерешләре һәм яңа идеяләре турында бүген икътисад министры Фәрит Габделганиевкә дә сөйләде. "Без 10 ай дәвамында чыгыш ясарга әзерләндек. Бизнес-идеяне эшли башлаудан алып финанс планы белән төгәлләгәнчегә кадәр ул биек куәтле булды", – дип сөйләде кызлар.

Фәрит Габделганиев билгеләп узганча, әлеге уңыш – зур җиңүләргә старт булып тора. "Сез бөтен илгә иң яхшысы булып торуыгызны исбатладыгыз инде, шуңа күрә дә ирешелгәндә туктап калмыйча алга, үз идеяләреңә хәрәкәт итү мөһим", – дип ассызыклады икътисад министры.

Хәзерге вакытта илкүләм чемпионатында җиңү яулаган кызлар мобиль кушымтаны гамәлгә ашыру өстендә мәшгуль, инде октябрьдә аны эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Аларның һәркайсы киләчәктән үзен эшкуар сыйфатында күрә. Камилә Гайнуллина өлкәннәр өчен командаларга берләшүгә һәм "гаджетларсыз" ял итүгә юнәлдерелгән лагерь ачарга җыена. Ә Анастасия Таҗиева инглиз телен өйрәнү яки сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча онлайн-курслар ачып җибәрмәкче була.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International