"Иң яхшы проект" номинациясендә җиңеп, Татарстан федераль этапка чыкты. Түбән Новгородта "Төбәк командаларын үстерү" мәгариф программасына йомгак ясалды

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Икътисад министры Фәрит Габделганиев җитәкчелегендәге Татарстан командасы "Иң яхшы проект" номинациясендә җиңү яулады. Нижегородск идарә институтында – РАНХиГС филиалында "Төбәк командаларын үстерү" мәгариф программасының бишенче (ахыргы) модуле тәмамланды. Идел буе федераль округының сигез субъектыннан – Нижегородск һәм Киров өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан, Мордовия Республикасыннан, Мари Иле Республикасыннан, Чуаш Республикасыннан, Пермь краеннан, Удмурт Республикасыннан йөздән артык министр, муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары яңадан һөнәри әзерлек узды.

Укытуның төп нәтиҗәсе – идарә, үзара хезмәттәшлек итү осталыгының югары дәрәҗәсенә ия булган һәм теләсә нинди катлаулылыктагы мәсьәләләрне тиз арада һәм сыйфатлы хәл итү сәләтенә ия булган куәтле төбәк командаларын формалаштыру.

Бишенче модуль кысаларында катнашучылар нәтиҗәле коммуникация буенча тренинглар узды, төбәк  имиджын һәм брендингын формалаштыруның, дәүләти-хосусый партнерлыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләрен карады. Алдагы модульләрдәге кебек үк, төп игътибарны үз субъектларында инвестиция климатын яхшырту буенча командалар белән проектлар әзерләүгә юнәлттеләр. Эшләнгән инициативалар, программа экспертлары фикеренчә, төбәкләр үсеше өчен ун ел алга этәргеч була ала.

"Төбәк командаларын үстерү" мәгариф программасы РФ Президенты каршындагы Россиянең халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе тарафыннан Стратегик инициативалар агентлы белән партнерлыкта РФ Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Программаны гамәлгә ашыру өчен әйдәп баручы Россия һәм чит ил экспертлары, бизнес тәҗрибәчеләре, АСИ вәкилләре, үсеш институтларының төбәк вәкиллекләре экспертлары, иң яхшы төбәк модераторлары һәм программаны тәмамлап чыгучылар җәлеп ителгән.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International