Татарстан - «экспортлау вакыты» халыкара форумында катнашучы

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының идарә командасы 2.0 Региональ экспорт стандартын кертү буенча стратегик сессиядә катнашты.

Бүген, 2019 елның 17 июлендә, Уфада (Башкортостан Республикасы) «Экспортлау вакыты» II Халыкара форумы үз эшен башлап җибәрде. Форумның стратегик сессиясендә Татарстан Республикасы идарә командасы регионның чимал булмаган энергетика экспорты өлешендә икътисадый ситуациясен тәкъдир итте.

Форумның төп темаларыннан берсе 2.0 Региональ экспорт стандарты иде. Аңа проектны гамәлгә кертү буенча "пилот төбәкләр" катнашында түгәрәк өстәлләр багышланган иде. Проектны гамәлгә кертү буенча пилот төбәкләрнең берсе исә идарә командасы регионның чимал булмаган энергетика экспорты өлешендә икътисадый ситуациясен тәкъдир иткән Татарстан Республикасы.

2019 елда төбәк экспорт стандарты пилот режимында Россия Федерациясенең 11 субъектында кертелә. Ул «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде һәм Россия Федерациясе субъектларында Экспорт эшчәнлеген үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Шуны әйтеп узырга кирәк, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм милли проектлар советы президиумы утырышында тәкъдим ителгән Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык экспортын үстерү буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидерлар арасына керде.

Татарстанның Төп экспорт партнерлары булып, гадәттәгечә, Көнбатыш Европа һәм БДБ илләре тора. Шулай ук 2018 елда яңа юнәлеш буларак Фарсы култыгы илләре (БГӘ, Бәһрәйн һәм башкалар) ачылды.

- Бигрәк тә экспортка юнәлтелгән бизнеска системалы ярдәм алу мөһим: мәгълүмат, консультация, экспортка чыкканда исә финанс ярдәм. Яңа базарларны үзләштерергә җөрьәт иткән ширкәтләргә ярдәм итү мөһим, шул исәптән әлеге базарларга экспертиза һәм анализ ясау аша да, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 нче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында экспортка чыгарылган КУЭ субъектлары саны 46 оешма тәшкил итте, бу куелган бурычны үтәүнең 102% ын тәэмин итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International