РФ Икътисадый үсеш министрлыгы КУЭга ярдәм итү буенча илкүләм проектка тәкъдимнәр җыюны башлап җибәрде

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектына тәкъдимнәр җыюны башлап җибәрә.

Илкүләм проект Россиядә эшмәкәрлек климатын төрле яклап яхшыртуга юнәлдерелгән һәм бизнес үсешенең һәр этабында: идея барлыкка килүдән, теркәүдән һәм финансланудан, мөмкин булган ярдәмнән алып, экспортка чыгып, бизнесны киңәйтүгә кадәр кирәкле ярдәм чараларын тәэмин итү өчен структуралаштырылган. Төп бурычлар: 2024 елга КУЭ өлкәсендә мәшгульләр санын 25 млн кешегә кадәр арттыру, илнең тулаем эчке продуктында КУЭ өлешен 32% ка кадәр, КУЭ субъектлары экспорты өлешен гомуми күләмнән исә 10% ка кадәр арттыру.

Илкүләм проект дәүләт ярдәменең кирәкле чараларын тәкъдим итә. Февраль ахырында 8,5% тан артмаган ставка буенча ташламалы кредит бирү программасы старт алды. Кредитны 90 вәкаләтле банктан алырга мөмкин. КУЭның фонд базарына чыгу механизмнары булдырылган. Җитештерү һәм инновацион компанияләрне булдыру һәм үстерү өчен предприятиеләрнең җитештерү мәйданнарына һәм урыннарына ташламалы үтеп керү мөмкинлеге тәэмин ителгән. Дүрт төбәктә үзмәшгульләр өчен сынау проекты эшли башлады. Ул үзенчәлекле салым режимын күздә тота. Киләсе елда бу программа тагын 19 төбәккә, ә аннары бөтен илгә таратылачак. Быел гына да Россиянең төрле субъектларында «бер тәрәзә» принцибы буенча эшләүче 50дән артык «Минем бизнес» үзәге ачылды. 2024 ел ахырына кадәр алар 100ләп булачак.

Хәзер шулай ук 2024 елга кадәр гамәлгә ашырыла торган чараларны актуальләштерү һәм киңәйтү буенча эш алып барыла.

Әгәр сезнең бизнесыгызга дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары җитми икән, әгәр сез аларны киңәйтүнең, чыгымнарны ничек киметергә кирәклеге буенча идеяләрегез яки бизнесны стимуллаштыру буенча әзер инструментларыгыз булса, әгәр сезгә нәкъ менә сезнең бизнес өлкәгездә ихтыяҗ булган механизмнар җитми икән, әгәр дә сезнең кече бизнес үсешенә яңа импульс бирә торган инициативаларыгыз бар икән, әгәр тикшерүләр санын киметү, эре бизнес белән конкуренциядә ярдәм күрсәтү, банк счетларын блокировкадан саклау, түләнмәгән дәүләт контрактлары өчен заказчыларның җаваплылыгын кырыслату һәм башка идеяларыгыз булса, үз тәкъдимнәрегезне министрлык адресына җибәрегез.

Инициативалар җыю 2019 елның 18 ноябреннән 1 декабренә кадәр мойбизнес.рф (https://мойбизнес.рф/) порталында уза.

Декабрь дәвамында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы кергән барлык инициативалар буенча җәмәгатьчелек фикер алышуын үткәрәчәк. Аларның иң яхшылары милли проектка керәчәк һәм тормышка ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International