ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 28 апрелендәге 259нчы Карары белән «2016 - 2020 елларга Татарстан Республикасы сәнәгатенең эшкәртү тармакларын үстерү» дәүләт программасы (алга таба – Программа) расланды.

 

2016 елның  2-3 июне көннәрендә «Сколково» инновацион үзәге территориясендә  Startup Village – Көнчыгыш Европада технологик эшкуарлар өчен иң эре стартап-конференция уздырыла. Конференция 12000гә якын катнашучыны көтә, 2000 стартап үз проектларын питч-сессия, презентация һәм  күргәзмә форматлары кысаларында тәкъдим итәчәк.

 

23-24 май көннәрендә Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә   «Кластерларны үстерү өчен хезмәттәшлек» III Халыкара фәнни-гамәли  конференциясе уздырыла. Конференцияне «Иннокам» Кама инновацион кластеры, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Россия  инновацияле төбәкләре  ассоциациясе (АИРР) белән берлектә, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән оештыра.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 22 апрелендәге  749-р номерлы боерыгы белән КУЭ Корпорациясе кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү максатларында хезмәт күрсәтүләр башкарылганда дәүләт хакимияте органнарыннан соратып алырга хокуклы мәгълүмат (шул исәптән электрон формада) исемлеге расланды. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International