Электрон формада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүләрдән файдаланганда сәламәтлекләре чикле затларның мөмкинлекләрен киңәйтүгә караган концепция расланды

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 16 июлендәге 1506-р номерлы күрсәтмәсе белән Инвалидларның федераль реестрын төзү, алып бару һәм куллану концепциясе расланды.

Мәгълүмати системаны төзү, алып бару һәм куллану буенча чаралар Россия Федерациясенең 2011-2020 елларны үз эченә алган «Уңайлы мохит» дәүләт программасында чагылыш тапкан.

Мәгълүмат системасы түбәндәгеләрне эшләргә мөмкинлек бирә:

  • инвалидларга түләүләрне билгеләү буенча хезмәтләрне  электрон формада башкарырга, ягъни онлайн режимда аларның хезмәт күрсәтүче органга шәхсән килеп йөрүләрен таләп итмичә генә;
  • инвалидларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле өстәмә документларны гражданнардан соратмаска;
  • мәгълүматны раслау өчен Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең башка органнарына гарызнамәләр юллауга юл куймаска  (дәүләт хезмәтен алу өчен яшәү урыны (теркәлү) буенча мөрәҗәгать итмәгәндә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International