Татарстан Республикасының дәүләт заказы агентлыгы Сахалин өлкәсе белән электрон сәүдәне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Сахалин власте кече эшмәкәрлекне дәүләт закупкалары белән тәэмин итүгә юнәлтелгән эшләрне өйрәнә.  Алар турында закупкалар өлкәсендә контракт системасын көйләү буенча төбәк министрлыгы вәкилләренә Россия Федерациясендә электрон сәүдә системасын төзүчеләрнең берсе булган  Яков Геллер сөйләде. Бу өлкәдә күп икътисади һәм технологик яңалыклар  аның катнашында үзләштерелде. Бүген ул «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлы» ДУПны җитәкли.

Көньяк Сахалинга бару Сахалин өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында төзелгән килешүне гамәлгә ашыру кысасында булды. Утрау профиле вәкилләре белән очрашу барышында Яков Геллер информацион технологияләр өлкәсендә проектларны һәм эшләнмәләрне тәкъдир итте. Алар кече эшмәкәрлеккә  дәүләт ихтыяҗлары өчен закупкалар ясау контрактлары төзергә мөмкинлек бирәчәк.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International