Россия Федерациясе Хөкүмәте «электрон төрдәге документ» аңлатмасын билгеләде

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте информацион аралашу барышында документларны электрон төрдә алмашу кагыйдәсенә үзгәрешләр кертте (2017 елның 24 гыйнварындагы 63нче карары белән).

Россия Хөкүмәте 2014 елның 25 декабрендәге 1494нче карары белән расланган Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертүнең максаты  «электрон төрдә документ» аңлатмасына билгеләмә бирү булып тора. Хәзер әлеге аңлатма астында реквизитлар составы эш башкару кагыйдәләре белән билгеләнгән электрон документ  күз алдында тотыла.

Кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә «электрон төрдәге документ» аңлатмасы «Мәгълүматлар, мәгълүмати  технологияләр һәм мәгълүматны яклау турында» 2006 елның 27 июлендәге 149–ФЗ Федераль законында булган «электрон документ» аңлатмасы белән һәм шулай  ук Россия Хөкүмәтенең 2009 елның 15 июнендәге карары белән расланган башкарма власть федераль органнарында эш башкару Кагыйдәләрендә кулланылган  «документ»  аңлатмасы белән үзара элемтә урнаштырылачак.

Күрсәтелгән үзгәрешләр информацион элемтә оештырганда электрон төрдә бирелүче документларга юридик көч бирәчәк һәм аларны эш башкаруда куллану мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Болардан тыш, кабул ителгән карар документларны электрон төрдә алмашуга күчүне интенсифлаштыруга китерәчәк.

Югарыда күрсәтелгән үзгәрешләр 2017 елның 4 февралендә үз көченә кертелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International