2017 елның 2-3 мартында «Техник һәм иҗтимагый фәннәрнең төп юнәлешләрен заманча тикшерүләр» Халыкара фәнни–практик конференциясе була

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

2017 елның 2-3 мартында Россия кооперация университетының Казан кооператив институтында «Техник һәм иҗтимагый фәннәрнең төп юнәлешләрен заманча тикшерү» Халыкара фәнни–практик конференциясе була.

 Конференциянең максаты – әйдәп баручы галимнәрнең, аспирантларның, докторантларның, вуз һәм ссуз студентларының фәнни тикшерү нәтиҗәләрен бастырып чыгару; заман техникасы һәм технологияләре үсеше актуаль проблемалары, социаль һәм гуманитар тикшерүләр, фәнни нәтиҗәләр һәм тикшерү тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Конференциянең төп юнәлешләре һәм мәсьәләләре:

  • Икътисад;
  • Бухгалтер исәбе һәм финанслар;
  • Гуманитар дисциплиналар;
  • Табигый  дисциплиналар;
  • Продукция технологиясе һәм җәмәгать туклануын оештыру,  Товар белеме;
  • Таможня эше.

Конференциядә катнашу бушлай!

Конференциянең җыентыгы  e-library га конференциядән соң ике ай эчендә куелачак.

Конференция җыентыгына   ISBN Халыкара китап номеры сугылачак, индексы DOI , фәнни цитатасы һәм индексы –  РИНЦ.

Җентекле мәгълүмат белән https://sites.google.com/site/conferenkki/ сайтында танышырга була

Бөтен теләүчеләрне әлеге чарада катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International